Зәйнең шәфкать туташлары лаеклы бүләкләр алды

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Зәй үзәк район хастаханәсендә Халыкара шәфкать туташы көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм дистәләгән белгечне җыйды, аларның көндәлек хезмәте – авыруларны кайгырту, аларны дәвалау. Район җитәкчелеге исеменнән шәфкать туташларын Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Сергей Максимов котлады һәм аларның сәламәтлек саклауга бәяләп бетергесез өлеш кертүләрен билгеләп үтте: 

"Шәфкать туташлары - иң авыр вакытта пациентларга ярдәм күрсәтүчеләр. Алар авыруларга җылы сүзләрен вакытында әйтә, авыруларның күңелендә өмет уята беләләр һәм нәкъ менә алар авыруларга тизрәк аякка басарга ярдәм итәләр. Сугыш елларында шәфкать туташлары яралыларны сугыш кырларыннан алып чыкканнар, күбесенең гомерләрен саклап калганнар. Бүген дә сез бу игелекле миссияне дәвам итәсез. Сезгә нык сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге телим-бөтен район халкының сәламәтлеге сезнең кәефегезгә бәйле!”-диде Сергей Максимов.

Һөнәрләренә тугрылыклы булулары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән Евгения Аркаева — педиатрия бүлегенең өлкән шәфкать туташы, Галина Алексеевна — неврология бүлегенең палата шәфкать туташы бүләкләнделәр. Район Башкарма комитетның Рәхмәт хатын хирургия бүлегенең палата шәфкать туташы Надежда Маряшина алды. Баш табиб урынбасары Вадим Усманов шәфкать туташы һөнәренең әһәмиятен билгеләп үтте: “Сез яңа тормышны каршылыйсыз, авырулар янында операция бүлмәләрендә һәм бәйләү бүлмәләрендә эшлисез. Сезнең хезмәтегезне бәяләп бетереп булмый. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим!”.

Зәй үзәк район хастаханәсе баш табибының Мактау грамотасы белән процедура табиб амбулаториясе шәфкать туташы Римма Зверева, терапия бүлегенең гомуми практика табибы Резеда Сәхәбиева, поликлиниканың 2 нче номерлы процедура филиалы шәфкать туташы Надежда Куреева, диагностика бүлеге рентгентлаборанты Алиса Лопатина, стерилизация бүлеге шәфкать туташы Нина Үтәгәнова, стоматология бүлеге шәфкать туташы Миңнеалсу Бәзгетдинова, акушерлык бүлеге палата шәфкать туташы Зилә Сираҗиева, анестезиология-реанимация бүлеге шәфкать туташы Минзилә Мәрдәншина, көндезге процедура стационары шәфкать туташы Алена Мальцева, процедура поликлиникасы шәфкать туташы Лилия Гайсина, хатын-кызлар консультациясенең операция шәфкать туташы Елена Кузнецова, кабул итү бүлеге шәфкать туташы Алина Носова, поликлиниканың неврология кабинеты шәфкать туташы Дилбәр Гатауллина, клиник иммунология лабораториясе фельдшер-лаборанты һәм серодиагностика белгечләре Лариса Фәйзуллина, поликлиниканың педиатрия бүлеге колледжы фельдшеры Юлия Кузьмина, педиатрия бүлегенең палата шәфкать туташы Галия Насыйрова, Бигеш табиблык амбулаториясенең гомуми практика табибы шәфкать туташы Гөлшат Мостафина, инфекция бүлегенең палата шәфкать туташы Анастасия Федотова, операция блогының операция шәфкать туташы Лилия Таҗетдинова бүләкләнделәр.

Яшь белгечләр

Хастаханәнең баш шәфкать туташы Марина Иванова билгеләп үткәнчә, бүген шәфкать туташы һөнәре — табибка ярдәм генә түгел, ә югары квалификацияле мөстәкыйль юнәлеш. Махсус сувенирлар хастаханәгә 2024 елда килгән яшь белгечләргә бирелде. Алар арасында — хирургия бүлегенең палата шәфкать туташы Линара Әзиһамова, реанимация бүлегенең шәфкать туташы Лилиана Гәзизова, терапия бүлегенең палата шәфкать туташы Лиана Гайсина, неврология бүлегенең процедура шәфкать туташы Эллина Гарифуллина, терапия бүлегенең палата шәфкать туташы Валерия Емельянова, неврология бүлеге палата шәфкать туташы Ксения Ермолаева, медицина профилактикасы кабинеты хезмәткәре Геннадий Умнов, Югары Шепкә табиблык амбулаториясе шәфкать туташы Наталья Хәбибрахаманова бар иде.

 Бәйрәмне шәфкать туташларына матур музыкаль номерлар бүләк иткән «Энергетик» мәдәният йорты коллективы чыгышлары бизәде.

   Зәйдә медицина хезмәткәрләренең хезмәтен югары бәялиләр һәм бу көн аларның һөнәрләренең иң мөһим һәм игелекле булуына тагын бер дәлил булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International