Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозцентр һәм агрофирмалар белгечләре белән берлектә чираттагы мәртәбә авыл бүлекчәләрендәге эш барышын тикшерде: язгы кыр эшләрендә эшләүче агрегатларның сыйфатын карады. Бүген эш язгы культуралар һәм шикәр чөгендере чәчүнең соңгы гектарларында алып барыла. Шулай ук көнбагыш һәм рапс чәчү эшләре, параллель рәвештә язгы бодайны тамырдан тукландыру эшләре дәвам итә.
Район башлыгы беренче чиратта башкарыла торган эшләрнең сыйфатына, чәчү технологиясенә, игенчелек культурасына, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәүгә игътибар бирде. Барлык агрофирмаларда да эш әйбәт оештырылган. Тикшерү барышында крестьян-фермер хуҗалыкларының да эш барышы белән таныштылар. Алар да чәчү сроклары һәм сыйфаты буенча агрофирмалардан калышмыйлар. Разиф Галиевич үсемлекләрне яклау, бөртекле һәм техник культураларны яфрактан тукландыру эшенә аерым игътибар бирергә тәкъдим итте. Чүп үләннәренә һәм авыруларга каршы көрәш һәм көзге бодайны яфрактан тукландыру планы 85% ка үтәлгән. Ахырда район башлыгы механизаторларга уңышлар теләде һәм аграрийлар алдына язгы-кыр эшләрен атна дәвамында төгәлләү бурычын куйды.