Яз – традицион рәвештә чәчәкләр утырту һәм агачларны агарту вакыты. Күпләр агачларны агартуны чиста эстетик чара дип саный, ә чынлыкта бу эш агачларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен бик мөһим. Ул агач кайрысын яфраклар яралганчы җылынудан сакларга мөмкинлек бирә. Бакчага керү юлында төрле чәчәкләр: лаләләр, ирислар, нарцисслар, лилияләр утыртылган. "Якты кондыз" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре бакча территориясе каралган булсын, балаларны һәм әти – әниләрне үзенең матурлыгы белән сөендерсен дип тырышалар.