"Миләшкәй" балалар бакчасы янәшәсендәге территория җыештырылды

2025 елның 14 мае, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Мирный бистәсе паркын һәм аның тирәсендәге балалар бакчасын җыештыру буенча өмә үткәрелде. Өмәдә «Миләшкәй» балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты. Эш барышында газоннар коелган яфраклардан чистартылды, коры-сарылары җыештырылды, уен мәйданчыклары себерелде, парк һәм балалар бакчасындагы агачлар агартылды, тирә-юньдәге территориядән чүп-чар җыелды. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, өмәнең максаты - паркны һәм балалар бакчасын чистарак, уңайлырак һәм балалар өчен куркынычсызрак итү. Үз хезмәтенең нәтиҗәсен күрү күңелле, һәркем бу эшкә үз җылысын кертте, паркның һәм балалар бакчасының чиста, каралган территориясе тирә-юньдәгеләрнең күзләрен сөендерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International