Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә СВО зонасында һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына дәүләт бүләкләре тапшырдылар
2025 елның 13 мае, сишәмбе
Бүген «Энергетик» мәдәният йортында махсус хәрби операция зонасында һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкарудан башланды. Җыелганнар һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Район башлыгы Разиф Кәримов хәрбиләрнең туганнарына улларын илебезнең чын патриотлары итеп тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен «Батырлык ордены» белән үлгәннән соң рядовойлар Әшрәпов Илнур Илмир улы, Барсуков Демьян Михайлович, Вәлиуллин Ринат Фаиз улы, Захаров Владимир Юрьевич, Козенков Юрий Александрович, Пестов Александр Владимирович, Хәйруллин Айнур Таһир улы, Шәрифҗанов Әнвәр Салид улы, сержант Обидов Рөстәм Рәхмәтҗан улы, матрос Оборин Алексей Геннадьевич бүләкләнделәр. Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен «Батырлык өчен» медале белән рядовой Зәйнуллин Ринат Гыйльмулла улы бүләкләнде. Безнең якташларыбыз, хәрби антларына тугры булып, киләчәк буыннар өчен тыныч тормыш өчен махсус хәрби операциядә катнашканда һәлак булдылар. Хәрбиләр Ватанны саклауга бастылар, куелган бурычларны батырларча үтәделәр, батырлык күрсәттеләр, зәйлеләр өчен алар чын геройлар, батырлык һәм кыюлык үрнәге. Бүләкләрне туганнарына район башлыгы Разиф Кәримов һәм хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов тапшырды. Геройлар турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашкан Н.И. Харрасовка истәлек тактасы куелды
Бүген Зәйдә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган, махсус хәрби операциядә катнашкан Нияз Ильяс улы Харрасовка истәлек тактасы куелды. Такта герой яшәгән йортка урнаштырылган.
«Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Зәй районында яшәүченең теләкләре үтәлде
Бүген «Теләкләр чыршысы» - Яңа ел акциясе кысаларында, Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Имәнлебаш авылында яшәүче 16 яшьлек Венера Мөхәммәдиеваның хыялларын тормышка ашырды.
Зәйдә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссияләренең киңәйтелгән утырышы узды
23 декабрьдә хакимият бинасының зур залында Зәй муниципаль районында ике мөһим комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.
Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбине соңгы юлга озаттылар
Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашучы – контракт хезмәте рядовое Тарышкин Петр Васильевич белән хушлашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз