Бүген «Без бергә» психологик-педагогик ярдәм үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан хәрби хезмәткәрләр - махсус хәрби операциядә катнашучылар белән чираттагы очрашуы булды. Очрашуга «Хитач», «Зема», «Курон», «Яша» һәм Иван кушаматлы биш Зәй хәрбие килде. Чара балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең иҗади чыгышларыннан башланды. Махсус хәрби операция зонасында сугышчан бурычларны үтәгәндә һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.