Хәзерге дөньяда тормыш сыйфатының төп күрсәткечләреннән берсе-аның озынлыгы. Монда авыруларны вакытында ачыклау мөһим роль уйный, бу башлангыч чорда сәламәтлек белән бәйле торышны ачыкларга мөмкинлек бирә. «Гаилә» милли проекты һәм «өлкән буын» федераль программасы кысаларында, Зәй үзәк район хастаханәсендә 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен профилактик тикшерүләр һәм диспансеризация үткәрелә. Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне шәһәр поликлиникасына ел саен диспансеризация узу өчен, Зәй шәһәренең «Шатлык» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге илтә. 2025 ел башыннан инде 342 кеше өлкән яшьтәге граждан өстәмә тикшерү узды. «Даими тикшерүләр гипертония, диабет һәм онкология кебек хроник авырулар барлыкка килү куркынычын вакытында ачыкларга һәм тиз арада кирәкле чаралар күрергә мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үтә Зәй үзәк район хастаханәсе табиблары. «Өлкән буын» программасы авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүне диагностикалауга гына түгел, аның мөмкинлеген арттыруга да юнәлдерелгән. Пациентларны транспортлау аларга уңайлы булсын өчен оештырылган, бу аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен аеруча мөһим. Бүген сәламәтлек турында кайгырту-иртәгә актив һәм озак яшәүгә ышаныч нигезе булып тора. Табиблар өлкән яшьтәге зәйлеләрне диспансеризация узу мөмкинлеген югалтмаска һәм үз вакытында белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген тагын бер мәртәбә искәртә.