ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2025 ел
дүшәмбе
23 февраль көнне «Ялта-Зәй» үзәгендә чаңгы ярышлары буенча «Атказанган спорт мастеры Ф.П. Симашев призы»на бөтенроссия ярышларының йомгаклау көне узды.

22
февраль, 2025 ел
шимбә
Хөрмәтле зәйлеләр, Бөек Ватан сугышы, Кораллы Көчләр ветераннары, локаль конфликтларда катнашучылар, хәрби хезмәткәрләр, ил сагында торучы егетләребез! Сезне Ватанны саклаучы көне белән чын күңелдән котлыйм.
«Атказанган спорт мастеры Ф.П. Симашев призы» бөтенроссия чаңгы ярышларының икенче көнендә спортчылар классик стильдә спринтта ярышты. Кызлар арасында 1 урынны Исрафилова Алия (Татарстан Республикасы), 2 урынны Рыбкина Инна (Саха Республикасы (Якутия), 3 урынны Олехова Анастасия (Архангельск өлкәсе) алды.

21
февраль, 2025 ел
җомга
Үз илеңә булган чын мәхәббәтне үз телеңә булган мәхәббәттән башка күз алдына да китереп булмый. Һәр кеше балачактан ук туган телендә сөйләшә, уйлый, фикер йөртә башлый. Үз телеңне белү һәм башкаларга хөрмәт кешене акыллырак, игелеклерәк, мәдәниятлерәк итә. 21 февраль - Халыкара туган тел көне. Бәйрәм юкка чыга торган телләрне саклау һәм үстерү, шулай ук тел һәм мәдәни традицияләр турында белемнәрне арттыру максатында билгеләп үтелә. Бу көнгә районның барлык мәктәпләрендә дә чаралар циклы узды. Шуларның берсе «Туган тел, син нинди матур!" гомумшәһәр чарасы булды.
Бүген Зәй махсус хәрби операциядә катнашкан рядовой Типцов Сергей Алексеевич белән хушлашты. Хәрби хезмәткәр хәрби бурычны үтәү барышында һәлак булган. Матәм мәрәсиме «Энергетик» мәдәният сараенда узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән, шәхсән үзеннән һәм барлык зәйлеләрдән һәлак булучының туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

20
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе
Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган "От героев былых времен..." концерты булды. Концертка шәһәр һәм район халкы, предприятие, оешма һәм учреждение хезмәткәрләре, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, волонтерлар, җәмәгатьчелек вәкилләре килде. Тамашачыларны бәйрәм белән район башлыгы Р.Г. Кәримов котлады.

  «Форпост» үзәге директоры Наталия Шахмаева Зәй политехника көллиятенең 1 курс студентлары өчен «Агрокөч-Сервис» АҖенең 5 нче номерлы ремонтлау цехына экскурсия оештырды. «Агрокөч-Сервис» АҖ хезмәткәрләре студент яшьләр өчен танып-белү экскурсиясе үткәрделәр.

3 нче Зәй урта мәктәбе укучылары өчен, Россиянең традицион рухи-әхлакый һәм мәдәни-тарихи кыйммәтләре нигезендә гармонияле, патриотик һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Без бергә» федераль проекты, «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Тынычлык һәм яхшылык сагында» патриотик сәгате үткәрделәр.

Актив гражданлык позициясе формалаштыру һәм тарихи хәтерне саклау, патриотизм тәрбияләү һәм Ватаныбызның героик үткәне турында белемнәрне тирәнәйтү максатыннан бүген Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Ватанга хезмәт итү – изге эш!» Парламент дәресе үткәрелде.
Зәй үзәк район хастаханәсе йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау һәм дәвалау юнәлешендә актив эшләвен дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International