«Энергетик» мәдәният йорты мәйданында православие дине тотучыларның – Май чабу бәйрәме узды. Кунакларны уен-көлке, җыр-бию, такмаклар һәм тәмле коймаклар белән каршы алдылар. Чарада Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов котлау сүзе белән чыгыш ясады.Күңел ачу уен мәйданчыкларында дәвам итте. Анда катнашучылар төрле конкурс, спорт ярышларында бик теләп көч сынаштылар. Бәйрәм кунаклары өчен «Рус мичләре»күргәзмәсе тәкъдим ителде. Конкурста шәһәрнең 15 балалар бакчасы катнашты. Бәйрәм ахырында традиция буенча «Кыш» белән хушлашу һәм “Яз" килүен символлаштыру булды.
Кадерле хатын-кызларыбыз, яраткан әниләребез, әбиләребез, тормыш иптәшләребез, апа-сеңелләребез! Сезне чын күңелдән язның беренче бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм.
Районыбызның балаларга хезмәт күрсәтүче китапханәләрен “Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” исемле республика акциясендә катнашырга чакырабыз.