Зәйдә тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшырдылар

2019 елның 6 марты, чәршәмбе
2019 елның 6 март көнне Зәй район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә Ахмадалиевлар гаиләсенә тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшырылды. Искәндәр һәм Фарзона Ахмадалиевларның дүртенче балалары – Әхмәд туган. Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгече Гөлшат Кашапова бәхетле әти-әниләрне шатлыклы вакыйга бәлән котлап, балаларының беренче документын тапшырды, сабыйларының тәүфыйклы һәм сәламәт булып үсүен теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International