Зәй районында пенсия яшенә җитеп килүчеләр белән очрашулар дәвам итә

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Сезнең хезмәт хокуклары дәүләт тарафыннан якланган. Моның хакында Зәй халык мәшгульлеге үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева Үзәкләштерелгән китапханә системасы хезмәткәрләре белән очрашу барышында ассызыклады. Очрашу Зәй шәһәр китапханәсендә узды. Ольга Лаптева Россиянең “Халык мәшгульлеге турындагы” законындагы үзгәрешләр, пенсия яшенә җитеп килүчеләр өчен мәшгульлек үзәге күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре, әлеге категория гражданнарның хезмәт хокуклары, һөнәри белем алу программасы хакында сөйләде. Зәй районында оешма-предприятиеләрнең пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләре белән очрашулар узган елның декабреннән бирле дәвам итә. Әйтик, февраль аенда гына тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү территория комиссиясе әгъзалары “Татэнерго” акционерлык җәмгыяте филиалы – Зәй ГРЭСында, “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, “Зәй су каналы” ҖЧҖдә, “Зәй” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә булды. Очрашу барышында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны юллый ала. Еш кына алар пенсия яшенә җитеп килүче статусын алу, вакытыннан алда пенсия рәсмиләштерү, иминиятләштерелгән стажны исәпләү шартлары, ташламалар алу мөмкинлеге турында сорый. Комиссия әгъзалары белдерүенчә, закондагы үзгәрешләрне аңлатып бирү, хезмәт хокуклары турындагы мәгълүматны һәрдаим актуальләштереп тору мөһим. Очрашулар алга таба да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International