ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучы гражданнарга субсидияләр бирә һәм савым сыерлары тотуга, шулай ук бер яшьтән зуррак булган кәҗәләр тотучыларга - субсидияләр, тагын савым сыерларына ветеринария хезмәтләре күрсәткән өчен субсидияләр бирә.

Бөтендөнья татар конгрессы Халыкара «Татар кызы-2019» бәйгесен игълан итә. Ул 2019 нчы ел дәвамында узачак. Бәйгенең төп максаты: татар кызларының күркәм сыйфатларын, тыйнаклыгын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү сәләтен күрсәтү.
2019 елның 5 мартында администрациянең кече залында шәһәр Советының социаль сәясәт, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният буенча даими комиссиясенең тематик утырышы узды. Комиссия эшендә Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Елена Владимировна Недошивина, Зәй шәһәре Советы депутатлары, шәһәр һәм район Советы аппараты һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты.
5 март көнне Мирный микрорайонының шәһәр мәдәният йорты «Оста куллар» клубына йөрүче балалар, үзләренең җитәкчеләре Мария Гарапшина белән берлектә, яраткан әниләре өчен открыткалар ясадылар. Бүләк ясау өчен алар төсле кәгазь, кайчы, картон, төсле карандаш, салфетка һәм клей кулланганнар. Түгәрәкчеләрнең барлык эшләре дә атна дәвамында шәһәр мәдәният йорты фойесында балалар халык иҗаты күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк. 6 март көнне узачак концертта балалар әниләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрне тапшырачаклар.

4
март, 2019 ел
дүшәмбе

Сарман районы Җәлил поселогында 2-3 мартта “Созвездие-Йолдызлык” телевизион балалар-яшьләр республикакүләм XIX иҗат фестиваленең зона туры үтте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы язгы кыр эшләре чорында агросәнәгать комплексын кредитлау өлкәсендә оператив мониторинг алып бара.
2019 елның 2 мартында "Энергия" стадионында Зәй муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмалары командалары арасында шашка һәм шахмат буенча "Сәламәтлек-2019" Спартакиадасы узды, анда Зәй ГРЭСЫ, "Динамо", "Аккурайд", "Техно", Зәй политехника көллияте, Башкарма комитет, Совет, физик культура, спорт һәм туризм, мәгариф идарәсе, балалар сәнгать мәктәбе, "Зәй" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, "Барс" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, "Яшьлек" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе катнашты.

2019 елның 2 мартында спорт-сәламәтләндерү комплексының спорт залында «Сәламәтлек-2019» Спартакиадасы исәбенә арм-спорт буенча беренчелек узды.

Узган якшәмбедә Мәлем авылында яшәүче Пущаева Ульяна Ильинична үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны олы бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Акатьев Валерий Григорьевич, Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Николаева Фәнзия Нәгыйм кызы һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре килде. Юбилярлар хөрмәтенә матур теләкләр, яраткан җырлар яңгырады, истәлекле бүләк тапшырылды.
1 нче марттан 3 мартка кадәр Нурлатта яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. Тренер укытучы Салихов Р. Ф. җитәкчелегендә балалар түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: Романова Ольга 76 кг. авырлык категориясендә беренчелекне яулады.Яшина Анастасия 58 кг. авырлык категориясендә, Данилова Олеся 66 кг. авырлык категориясендә бронза медаль яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International