ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2019 ел
җомга
15 март көнне «Яшьлек» боз сараенда Зәй муниципаль районы авыл мәктәпләре арасында хоккей ярышларының финалы узды. Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:1 урын-Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбе, 2 урын-Кадер төп гомуми белем бирү мәктәбе, 3 урын-Александр Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе, 4 урын-Чыбыклы төп гомуми белем бирү мәктәбе, 5 урын – Ю.Шепкә төп гомуми белем бирү мәктәбе, 6 урын-Якты Күл төп гомуми белем бирү мәктәбе.
2019 елның 14 мартында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов эш визиты белән “Зәй шикәре” ААҖ һәм “ТатЭК” ҖЧҖләрендә булды. Очрашу барышында район башлыгы хезмәткәрләрне районның төп социаль-икътисадый күрсәткечләре белән таныштырды һәм предприятиеләрдәге тулаем эш барышын карады.

14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе
2019 елның 14 мартында хакимиятнең кече залында Зәй муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта сәүдә объектларының террорчылыкка каршы яклануын тәэмин итү, аларны категорияләү һәм паспортлаштыру сроклары турында фикер алыштылар: әлеге эшнең барышы турында сәүдә йортлары һәм шәһәрнең сәүдә үзәкләре вәкилләре хәбәр итте.
13 март көнне Зәй шәһәрендә Савельевлар үзләренең 60 яшьлек гаилә юбилейларын билгеләп үтте.Аларны Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге баш белгече Г.А. Гыйззәтуллина һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре котлады.

13
март, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р. Г. Кәримов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды. Аппарат киңәшмәсе башында район башлыгы яңа кадрлар билгеләнеше белән таныштырды.

Агитация компаниясен дәвам итеп, «Легенда 17» педагогик отряды сугышчылары район мәктәпләренә бардылар. Сыйныф сәгатьләрендә штаб сугышчылары укучыларга педагогик отряд, "Күңелле җәй" балалар ишегалды лагеренда эшләү һәм вожатый осталыгы мәктәбе турында сөйләделәр.

12
март, 2019 ел
сишәмбе

Бүген хакимиятнең кече залында Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы узды. Район контроль-хисап палатасының 2018 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында палата рәисе, муниципаль норматив-хокукый актлар һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү нәтиҗәләре, 2018 елда коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү нәтиҗәләре һәм норматив-хокукый проектларны районның рәсми сайтында урнаштыру турында район Советының юридик бүлек башлыгы мәгълүмат бирде. Муниципаль казна учреждениеләре һәм муниципаль унитар предприятие башлыклары тарафыннан район Башкарма комитеты карамагындагы оешмаларда мәнфәгатьләр конфликты фактларына анализ ясалды. «2015 – 2020 елларга Зәй муниципаль районының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» муниципаль программасының 2018 елда үтәлеше барышын район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе яктыртты. Комиссия рәисе комиссия утырышына йомгак ясады һәм көн тәртибендәге һәр пункт буенча үз кисәтүләрен һәм йөкләмәләрен җиткерде.


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык Советының 11 нче киңәйтелгән утырышы узды, аның эшендә Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов катнашты. Утырыш республиканың үзмәшгуль эшкуарлары өчен мөмкинлекләр булдыру, эшкуарлык инициативасын стимуллаштыру, үзмәшгульләр үсеше өчен сыйфатлы шартлар булдыру темалары буенча әңгәмә формасында узды. Исегезгә төшерәбез, Татарстан үзмәшгуль гражданнар өчен яңа салым режимын кертү буенча пилот проектында катнаша (4 мартка булган мәгълүматлар буенча, 4 128 кеше теркәлгән).Совет утырышы кысаларында шулай ук банклар белән эшләгәндә үзмәшгуль эшкуарлар өчен куркынычны киметү, үзмәшгульләр сыйфатында чит ил гражданнарын теркәү,үзмәшгульләрнең дәүләт сатып алуларында катнашуы,үзмәшгуль затларның юридик затлар белән хезмәттәшлеге,«Ак Барс» банкының үзмәшгуль эшкуарлар өчен мөмкинлекләре мәсьәләләр каралды.

2019 елның 11 мартыннан Зәй шәһәрендәге автовокзалдан Зәй-2 бистәсе үзәгенә кадәр хәрәкәт итәчәк 1-нче номерлы яңа автобус маршруты эшли башлады. ПАЗ маркалы бу автобус көн саен иртәнге 07:00дән башлап, һәр сәгать саен җибәреләчәк һәм агропромпаркта тукталыш ясаячак.

Аксар авылында яшәүче Шәйдуллина Мөнибә Әхмәтхан кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны олы бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Акатьев Валерий Григорьевич, Аксар авыл җирлеге башлыгы Гыйльманов Юрий Исмәгыйль улы һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре килде.Ветеран хөрмәтенә матур теләкләр, яраткан җырлар яңгырады, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International