Зәйнең Олимпия чемпионы Ф. П. Симашев исемендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчысы Христина Мацокина Красноярскида 2019 елгы кышкы Универсиадада чаңгы спринтында көмеш медаль яулады

2019 елның 6 марты, чәршәмбе
Татарстан спортчысы Христина Мацокина Красноярскида XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиадада чаңгы спринтында икенче урынны алды. Финал узышында Христина Чехия спортчысы Петра Хинчиковага секундтан кимрәк оттырды. Христина Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә укый. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән бишлектә Россия спортчылары: «бронза» медальне Полина Некрасова яулады, 4 нче урында-Татьяна Алешина, 5 нче урында-Алисә Жамбалова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International