Кадерле хатын-кызларыбыз, яраткан әниләребез, әбиләребез, тормыш иптәшләребез, апа-сеңелләребез! Сезне чын күңелдән язның беренче бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. Бар җиһанда әлеге бәйрәм гүзәллек, мәхәббәт һәм яз җитүен гәүдәләндерә. Хатын-кыз – ул үзе тулы бер дөнья, сөю-наз да, гүзәллек һәм нечкә хисләр дә, иң кадерле, иң якын кешеләрен туктаусыз кайгырту да, ананың йөрәк парәсенә булган чиксез мәхәббәте дә – барысына да урын җитә анда. Сез, хөрмәтле хатын-кызларыбыз, бу дөньяны ямьлерәк, шәфкатьлерәк, җылырак итәр өчен яратылгансыз, сез хуҗалык эшләрен, йорт мәшәкатьләрен, һөнәри эшчәнлегегезне бергә бәйләп сокланырлык итеп алып бара беләсез. Без сезгә социаль-сәяси өлкәдә актив катнашуыгыз, җәмгыять каршында торган актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга керткән зур өлешегез өчен рәхмәтле. Безнең хатын-кызларыбыз төрле өлкәләрдә хезмәт куя, бизнеста уңышларга ирешә, җәмәгать тормышында актив катнаша. Кайда гына булмасын, алар һәрчак эшкә җаваплы карау, инициатива һәм һөнәри осталык үрнәге булып тора. Сезнең тырышлыгыгыз, уңай энергиягез, күңел җылыгыз, дөньяны яктырак һәм җылырак итүегез һәм ир-егетләрне изге эшләргә рухландырып торуыгыз тирән хөрмәт хисләре уята. Кадерле хатын-кыз¬ла¬рыбыз, яз сулышы, кояш нурлары алып килә торган ямьле 8 Март бәйрәме сезгә иксез-чиксез бәхет-сөенечләр бүләк итсен, якыннарыгызның, кадерлеләрегезнең җан җылысын, кайгыртуын, яратуын һәрчак тоеп яшәгез! Сезгә тыныч тормыш, исәнлек-саулык, мәхәббәт һәм иминлек телим!