Кышны озаттылар

2019 елның 8 марты, җомга
«Энергетик» мәдәният йорты мәйданында православие дине тотучыларның – Май чабу бәйрәме узды. Кунакларны уен-көлке, җыр-бию, такмаклар һәм тәмле коймаклар белән каршы алдылар. Чарада Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов котлау сүзе белән чыгыш ясады.Күңел ачу уен мәйданчыкларында дәвам итте. Анда катнашучылар төрле конкурс, спорт ярышларында бик теләп көч сынаштылар. Бәйрәм кунаклары өчен «Рус мичләре»күргәзмәсе тәкъдим ителде. Конкурста шәһәрнең 15 балалар бакчасы катнашты. Бәйрәм ахырында традиция буенча «Кыш» белән хушлашу һәм “Яз" килүен символлаштыру булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International