ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2019 ел
җомга
Бүген «Казан Экспо» күргәзмә комплексының Илһам Шакиров исемендәге концерт залында, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Чарада район башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев җитәкчелегендәге Зәй делегациясе дә катнашты. Бәйрәм концертында Россия һәм Татарстанның танылган артистлары белән беррәттән Зәйнең "Мирас" һәм "Азаль" вокаль - хореография ансамбльләре дә чыгыш ясады.
Бүген Т.Ялчыгол исемендәге скверда бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган чара узды.
Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда Россия янгынчылыгы оешуга 370 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Бәйрәм котлавы белән Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов чыгыш ясады. Бу бәйрәм көндәлек хезмәт көннәрен һәм тормышларын катлаулы һөнәрләргә багышлаган кешеләрнең батырлыгы турында искә төшерә. Янгын сүндерүче һөнәре кешедән батырлык, тәртиплелек, үз-үзеңне корбан итүгә сәләтле булу кебек көчле шәхси сыйфатларны таләп итә. «Сез һәрвакыт сакта торасыз. Әгәр хәрбиләрнең эшләре барысы да алдан төзелгән план буенча башкарыла икән, сез тәүлек буе көнне-төнгә ялгап эшлисез», - дип ассызыклады Разиф Кәримов. Саклап калу, яклау һәм ярдәм итү – менә сезнең хезмәтнең төп бурычлары, шул һөнәри сыйфатларыгыз белән сез эчкерсез ихтирамга лаек. Бүгенге тантаналы чарада янгын стихиясенә каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары һәм кыюлыклары өчен аеруча тырышлык күрсәткән хезмәткәрләргә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. Шулай ук бу көнне бөтен гомерен ут белән көрәш эшенә багышлаган ветераннарны да зурлап искә алдылар. Аларның тормыш юлы, хезмәт бурычларын төгәл итеп үтәүләре яшьләр өчен үрнәк булып тора. Мәдәният сарае мәйданында янгын сүндерү-коткару хезмәтләренең күрсәтмә гамәлләре дә оештырылган иде. Чара бәйрәм концерты белән тәмамланды.
Апрель аенда шәһәр һәм авыл җирендә өмәләр үтә. Аларда әйләнә- тирә мохитебезнең торышына битараф булмаган кешеләр катнаша. Бигеш авылының “Кубэлэк” балалар бакчасына йөрүчеләр дә тәрбияче апалары белән «Добер чишмәсен» жыештырырга тоштеләр. Балалар бик теләп төшкән агач ботакларын, кипкән яфракларны җыештырдылар. Шулай ук табигатьне дә күзәттеләр: чишмәнең агуын, үләннең яшеллеген, кояшның яктыртуын. Шушындый чаралар аша тәрбиячеләр балаларны табигатьне сакларга өйрәтәләр.
Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан , бүген Сәвәләй авылының “Ромашка” балалар бакчасында агачларның иртә язда бөреләнүен күзәтү үткәрелде.
Мәдәният елы кысаларында Зәй туган якны өйрәнү музеенда «Гаилә абонементы» программасы үткәрелә. Аның кысаларында һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә музейда гаилә ялы көне «Җанлы экспозиция»үткәрелә.

Бүген Зәй үзәк район хастаханәсендә амбулатор гемодиализ үзәге ачылды. Шундый әһәмиятле объектны ачу тантанасында зәйлеләрне район башлыгы Р. Г. Кәримов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары А.Р. Абашев, «ФармГрупп» ҖЧҖ җитәкчесе Ф.Ф. Гыйлаҗетдинов сәламләделәр һәм котладылар. Диализ урыннарының проект саны бүгенгә 7, этаплап 11 берәмлеккә кадәр арттыру мөмкинлеге бар. Ачылу вакытына үзәкнең куәте 42 пациент тәшкил итә. Гемодиализаторлар саны 11 берәмлеккә кадәр арткан вакытта, үзәккә 66га кадәр пациент беркетелү мөмкинлеге барлыкка киләчәк, бу Зәй һәм Сарман муниципаль районнарының бөер терапиясенә булган ихтыяҗын каплаячак. Дәвалау учреждениесендә гемодиализ процедурасы вакытында пациентлар өчен уңайлы шартлар тудырылган. Ике диализ залы телевизор, шәхси наушниклар, идарә пульты, диализлы креслолар, шәхси өстәлләр белән җиһазландырылган. Пациентларны дәвалау өчен Nipro фирмасы Япония производствосының чыгым материалы кулланылачак.

Әйбәт белем алу һәм оста белгеч булып, туган җиргә файда китерү. Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Чапков вакансияләр һәм уку йортлары ярминкәсендә катнашучыларга шундый теләк теләде. Чара шәһәрнең 7 нче мәктәбендә узды һәм анда район һәм шәһәрнең 250дән артык 9-11 нче сыйныф укучылары, Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Зәйдән югары һәм урта һөнәри белем бирү йортлары, Зәй районы үзәк хастаханәсе, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Аккурайд Уилз Руссиа» заводы вәкилләре катнашты.
"Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге эш юнәлешләренең берсе булып балаларга һәм яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү тора. Гражданлык һәм патриотизм формалаштыру буенча тәрбия эше төрле тематик чаралар, акцияләр, сугыш ветераннары, сугышчы-интернационалистлар белән очрашулар, шәһәрнең тарихи-туган якны өйрәнү музейларына экскурсияләр оештыру, хәрби-патриотик клублар белән хезмәттәшлек итү юлы белән үткәрелә.
2019 елның 25 апрелендә “Яшьлек” Боз сараенда Зәй муниципаль районының “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә Россия чемпионы, “Ак Барс” хоккей командасы составында Гагарин Кубогы иясе Артем Лукоянов катнашында “Игелекле боз” спорт бәйрәме оештырылды. Чарага мөмкинлекләре чикле балалар чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International