ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

27 нче апрель көнне Аксар мәктәбенең 2-9 нчы сыйныф укучылары Бөтенроссия өмәсендә актив катнаштылар. Укучылар саны аз булуга карамастан, күп эшләр башкарырга өлгерделәр. Алар мәктәп территориясеннән узган елгы яфракларны җыйдылар, укытучылар белән берлектә иске агач һәм куакларның корыган ботакларын кистеләр, юл буйларын себерделәр. Барлыгы 47 укучы, 10 укытучы, тәрбиячеләр, техник персонал һәм ата-ана катнашты.

27 апрель көнне Түбән Биш гомуми белем бирү мәктәбендә Экояз конкурсы һәм "Язгы игелек атнасы" Бөтенроссия иреклеләр акциясе кысаларында, "Экологик уикенд "узды. Чара барышында 8 сыйныф укучылары петуния чәчәкләрен теплицага күчереп утырттылар, 6-7 сыйныф укучылары мәктәп территориясен тәртипкә китерделәр.

27 апрель көнне шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары «Урман көне» табигатьне саклау акциясе кысаларында, Зәй-2 шәһәренең яр буе янындагы мәктәп яны участогында чыршылар утыртуда катнаштылар. Мәктәп урманчылыгының экологик десанты урман массивында яңа үсентеләр утыртты.
Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар өендә булып, аларны Җиңү көне белән котлый, Җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерә. Бүген Разиф Галиевич сугыш ветераннары Мирсалих Янгиров һәм Валентина Лыкованы котлап, шәхсән үз исеменнән котлау открыткасы һәм бүләк, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, “МНКТ” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте директоры Тимур Шәймиевнең Җиңү бәйрәме бүләкләрен тапшырды. Ветераннарны Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе һәм шәһәребезнең 6нчы мәктәбе укучылары исә матур чыгышлары белән сөендерде.

«Аленка» балалар бакчасы мәйданчыгын  яшелләндерү өчен, анда «Яшел балалар бакчасы» акциясе игълан ителде. Акциядә педагоголар белән бергә анда тәрбияләнүче балаларның ата-аналары да актив катнашты. Алар үзләре белән балалар бакчасына чәчәк орлыклары алып килделәр. Балалар орлыкларны савытка утыртып аңа су сиптеләр, кадерләп карадылар һәм беренче шытымнарын күреп бик сөенделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үсентеләр үстерү мавыктыргыч эш булып тора. Моннан тыш, балалар үсемлекләрнең артуы һәм үрчүе өчен яктылык, җылылык һәм туфракның әһәмияте зур булуына да төшенәләр. Тиздән балалар бакчасы мәйданчыгы яңадан матур чәчәк түтәлләре белән сөендерәчәк.

“Күкчәчәк” балалар бакчасында гадәти булмаган эшләпә коллекциясен күрсәтү булды, аның өстендә бөек модельерлар, үз эшләренең осталары – балалар бакчасы ата-аналары һәм беренче кече төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр эшләде. Дизайнерлар бәйрәмдә үзләренең модельләрен күрсәттеләр, алар мәктәпкәчә учреждениенең музыка залы буенча йөрделәр. Чарада катнашучылар юкка чыгарылырга тиешле бөтен чүп-чарны ясалма эшләпә һәм панамаларга әйләндергәннәр, моның өчен тукыма, кәгазь, пластик, тире, чүп пакетлары кулланылган. Ата-аналарның балалар белән уртак эштә катнашуы өлкәннәрдә дә экологик культура формалаштыруга ярдәм итә. Иң мөһиме – өлкәннәрне шундый эшчәнлек белән кызыксындыру, аларга әһәмиятле экологик мәгълүмат тәкъдим итү.

27
апрель, 2019 ел
шимбә
26 апрельдә Әлмәт шәһәрендә Татарстан гаиләләренең иминлеге, авылда тормыш сыйфаты, урта һәм кече бизнесны үстерү, авыл хуҗалыгы җитештерүенә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. «Татарстан гаиләләре иминлеге» һәм «Заманча авыл: төп проблемалар һәм үсеш механизмнары» темасы буенча фикер алышуда, Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов һәм Аксубай, Әлмәт, Яңа Чишмә, Спас, Ютазы муниципаль районнары башлыклары һәм «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Станислав улы Кондратьев катнашты. Һәр чыгыш ясаучы каралган мәсьәләләрне хәл итү буенча үз фикерен җиткерде, гаиләләргә, авыл хуҗалыгы җитештерүчесенә ярдәм итү һәм авылда кече һәм урта бизнесны үстерү программаларының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләве турында сөйләде. Соңыннан дебатта катнашучылар сорауларга җавап бирделәр.

27 апрельдә Зәйдә ел саен үткәрелә торган «Урман утырту көне» табигатьне саклау акциясе үткәрелде, аның кысаларында 6 меңгә якын агач утыртылды. Урман массивында яңа үсентеләр барлыкка килде. Чара «Зәй урманчылыгы» ДКУ һәм «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ тарафыннан яшьләр катнашында оештырылды. Зәй-2 яр буе территориясендә чыршылар утыртуда район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов, шулай ук район Советы, Башкарма комитеты хезмәткәрләре, депутатлар корпусы, Зәй-2 муниципаль казна учрежденияләре хезмәткәрләре, волонтерлар һәм 1 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары катнашты.

26 нчы апрельдә “Урман моңы” балалар бакчасында “Исәнме урман, исәнме, табигать анабыз!” дип исемләнгән экологик викторина үтте. Бу чараның максаты балаларга экологик тәрбия бирү, урман турында белемнәрне ныгыту, табигатькә сак караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.  Бүген алган белемнәрен алар киләчәктә дә куллана белерләр дип ышанып калабыз.


26
апрель, 2019 ел
җомга
Бүген "Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе” муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре үзләренә беркетелгән территорияләрне җыештырдылар. Алар газоннардагы иске үләннәрне җыйдылар, бордюр һәм баскычларны буядылар, чәчәк түтәлләрен чистарттылар, тиздән биредә матур чәчәкләр утыртачаклар. Районда территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча чаралар дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International