Табигать күренешләрен кечкенәдән өйрәнергә кирәк

2019 елның 26 апреле, җомга
Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан , бүген Сәвәләй авылының “Ромашка” балалар бакчасында агачларның иртә язда бөреләнүен күзәтү үткәрелде. Әлеге шөгыль балаларда зур кызыксыну уятты. Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәҗрибә - күзәтү аша танып-белү эшчәнлегенә кызыксыну уяту максатыннан, каен ботакларын күзәтергә тәкъдим ителде. Күзәтү барышында балалар үсемлекләрнең үсү процессына яктылыкның, җылылыкның һәм дымның нинди роль уйнавына нәтиҗә ясадылар. Мондый күзәтүләр барлык балалар өчен дә агачлар һәм куакларның ботаклары тере булуы, аларның ботакларын сындыргач яралануы , авыртынуы аңлатылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International