Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Чернобыль АЭСның куркыныч көнен искә алып...
2019 елның 26 апреле, җомга
Чернобыль АЭСның куркыныч көнен искә алып... "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге эш юнәлешләренең берсе булып балаларга һәм яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү тора. Гражданлык һәм патриотизм формалаштыру буенча тәрбия эше төрле тематик чаралар, акцияләр, сугыш ветераннары, сугышчы-интернационалистлар белән очрашулар, шәһәрнең тарихи-туган якны өйрәнү музейларына экскурсияләр оештыру, хәрби-патриотик клублар белән хезмәттәшлек итү юлы белән үткәрелә. Балаларның белемнәрен арттыру, ил тарихына карата хөрмәт һәм кызыксыну системасын формалаштыру, үсеп килүче буын хәтерендә Ватаныбызның тарихи истәлеген саклау бик мөһим. 25 апрель - радиация аварияләрендә һәм катастрофаларында һәлак булучыларны искә алу көне алдыннан "Шатлык" үзәге белгечләре социаль участокта - 6нчы мәктәп базасында мәгълүмати танып-белү чарасы оештырдылар. Быел Чернобыль атом электростанциясендәге авариягә 33 ел тула. 80гә якын бала һәм яшүсмер, шул исәптән социаль хезмәт алучылар да, 1986 елның 26 апреленә каршы төндә кеше цивилизациясе эшләгән дәвердә иң зур техноген һәлакәт – Чернобыль атом электростанциясендә авария булган фаҗигале вакыйгаларны искә төшерү өчен җыелды. Атом-төш һәлакәте нәтиҗәсендә хәзерге заманның иң зур катастрофасы була, ул күп санлы кеше корбаннарына, Украина, Беларусь, Россия территориясенең радиоактив пычрануына китерә. Чернобыль фаҗигасе турында онытырга ярамый. Чернобыль бөтен кешелек өчен дәрес булды, атом-төш энергетикасының ышанычлылыгы һәм иминлегенә карата таләпләрне җитди яңадан карарга мәҗбүр итте. Без һәрвакыт үз бурычын намус белән һәм кыю үтәгән кешеләрне: станциядә ут белән көрәшкән янгын сүндерүчеләрне, хәрби хезмәткәрләрне, һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан төзүчеләрне истә тотарга тиешбез. Аларның күбесе башкалар тормышы өчен үз тормышларын корбан иткән. Балигъ булмаганнар белән очрашуда якташларыбыз-Санин Владимир Сергеевич җитәкчелегендәге "Чернобыльчеләр Берлеге" иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә шул фаҗигале вакыйгалар турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Яшүсмерләр кунакларның батырлык турында сөйләүләрен зур кызыксыну белән тыңладылар, гражданлык бурычларын намус белән үтәгән кешеләрнең бөтенхалык ихтирамына һәм мәхәббәтенә лаек булуын аңладылар.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Милли көрәш буенча ТР атказанган тренеры Азат Хәйруллин истәлегенә көрәш буенча беренчелек узды
11 апрельдә "Старт" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Зәй" спорт мәктәбе тарафыннан милли көрәш буенча ТРның атказанган тренеры Хайруллин А.А. истәлегенә уздырылган беренчелек үтте.
"ЯШЬЛЕК " командасы — хоккей буенча ТР беренчелеге җиңүчесе
8-10 апрель көннәрендә «Олимп» ЛДСында (Мамадыш шәһәре) 2014 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабы узды.
10
апрель, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы
Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз