Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга

2019 елның 26 апреле, җомга
Бүген Т.Ялчыгол исемендәге скверда бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган чара узды. Бәйрәмне алып баручылар Әхмәтова Р.В. һәм Камалеева А.Р. шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълумат бирде. “Тату гаилә” һәм “Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Г.Тукайның “Шүрәле”, “Бала белән күбәләк”,”Су анасы” һ.б. шигырьләреннән өзекләр сөйләделәр. Тәслимә һәм Фәннүр Миннекәевләрнең “Бәйрәм бүген”,”Пар ат”, “Туган авылым” җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International