Зәйдә амбулатор гемодиализ үзәге ачылды

2019 елның 26 апреле, җомга

Бүген Зәй үзәк район хастаханәсендә амбулатор гемодиализ үзәге ачылды. Шундый әһәмиятле объектны ачу тантанасында зәйлеләрне район башлыгы Р. Г. Кәримов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары А.Р. Абашев, «ФармГрупп» ҖЧҖ җитәкчесе Ф.Ф. Гыйлаҗетдинов сәламләделәр һәм котладылар. Диализ урыннарының проект саны бүгенгә 7, этаплап 11 берәмлеккә кадәр арттыру мөмкинлеге бар. Ачылу вакытына үзәкнең куәте 42 пациент тәшкил итә. Гемодиализаторлар саны 11 берәмлеккә кадәр арткан вакытта, үзәккә 66га кадәр пациент беркетелү мөмкинлеге барлыкка киләчәк, бу Зәй һәм Сарман муниципаль районнарының бөер терапиясенә булган ихтыяҗын каплаячак. Дәвалау учреждениесендә гемодиализ процедурасы вакытында пациентлар өчен уңайлы шартлар тудырылган. Ике диализ залы телевизор, шәхси наушниклар, идарә пульты, диализлы креслолар, шәхси өстәлләр белән җиһазландырылган. Пациентларны дәвалау өчен Nipro фирмасы Япония производствосының чыгым материалы кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International