«Җанлы экспозиция»

2019 елның 26 апреле, җомга
Мәдәният елы кысаларында Зәй туган якны өйрәнү музеенда «Гаилә абонементы» программасы үткәрелә. Аның кысаларында һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә музейда гаилә ялы көне «Җанлы экспозиция»үткәрелә. 25 апрель көнне музейда кеше күп иде, 130дан артык кеше хәйрия нигезендә музей чараларында һәм күргәзмәләрендә катнашты. Кич белән килүчеләрнең төп агымын «Тылсымлы әкият» һәм «Салават күпере» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр гаиләләре тәшкил итте. Керү юлында барлык кунакларны йорт хуҗалары - сәүдәгәр Бекетов хатыны белән каршы алды, алар музей залларына узарга тәкъдим иттеләр. Интерактив элементлар белән театральләштерелгән экскурсияне төрле чор һәм һөнәр костюмнары кигән музей хезмәткәрләре алып барды. «Җанлы» экспозиция геройлары кунакларга иҗади сәләтләрен күрсәтү һәм үзләрен төрле рольләрдә хис итү мөмкинлеге бирде. Бу көнне күп кенә килүчеләр өчпочмаклы хатлар ясарга өйрәнделәр, соңыннан музей хэштеге белән фотога төшеп, үз теләкләрен фикерләр китабында калдырып киттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International