Зәйдә Россия янгынчылыгы оешуга 370 ел тулуны билгеләп үттеләр

2019 елның 26 апреле, җомга
Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда Россия янгынчылыгы оешуга 370 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Бәйрәм котлавы белән Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов чыгыш ясады. Бу бәйрәм көндәлек хезмәт көннәрен һәм тормышларын катлаулы һөнәрләргә багышлаган кешеләрнең батырлыгы турында искә төшерә. Янгын сүндерүче һөнәре кешедән батырлык, тәртиплелек, үз-үзеңне корбан итүгә сәләтле булу кебек көчле шәхси сыйфатларны таләп итә. «Сез һәрвакыт сакта торасыз. Әгәр хәрбиләрнең эшләре барысы да алдан төзелгән план буенча башкарыла икән, сез тәүлек буе көнне-төнгә ялгап эшлисез», - дип ассызыклады Разиф Кәримов. Саклап калу, яклау һәм ярдәм итү – менә сезнең хезмәтнең төп бурычлары, шул һөнәри сыйфатларыгыз белән сез эчкерсез ихтирамга лаек. Бүгенге тантаналы чарада янгын стихиясенә каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары һәм кыюлыклары өчен аеруча тырышлык күрсәткән хезмәткәрләргә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. Шулай ук бу көнне бөтен гомерен ут белән көрәш эшенә багышлаган ветераннарны да зурлап искә алдылар. Аларның тормыш юлы, хезмәт бурычларын төгәл итеп үтәүләре яшьләр өчен үрнәк булып тора. Мәдәният сарае мәйданында янгын сүндерү-коткару хезмәтләренең күрсәтмә гамәлләре дә оештырылган иде. Чара бәйрәм концерты белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International