Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә Мәдәният елы кысаларында уку йортлары ярминкәсе узды
2019 елның 26 апреле, җомга
Әйбәт белем алу һәм оста белгеч булып, туган җиргә файда китерү. Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Чапков вакансияләр һәм уку йортлары ярминкәсендә катнашучыларга шундый теләк теләде. Чара шәһәрнең 7 нче мәктәбендә узды һәм анда район һәм шәһәрнең 250дән артык 9-11 нче сыйныф укучылары, Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Зәйдән югары һәм урта һөнәри белем бирү йортлары, Зәй районы үзәк хастаханәсе, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Аккурайд Уилз Руссиа» заводы вәкилләре катнашты. Александр Чапков барлык катнашучыларны район җитәкчелеге исеменнән сәламләде һәм уку йортларын, эш бирүчеләрне тәкъдимне хуплап алулары өчен рәхмәт белдерде. Аның билгеләвенчә, ярминкә уздыру өчен уңайлы формат сайланган. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары 2019 ел Зәй районында Мәдәният елы булып игълан ителүе хакында искәртте. Аның сүзләренчә, культура һәр өлкәдә булырга тиеш. Александр Чапков районның социаль-икътисадый үсеше, гамәлгә ашырылучы проектлар турында сөйләде. Егет һәм кызларның, укуны тәмәмлагач, һичшиксез, кире районга әйләнеп кайтуларына ышаныч белдерде. Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге директоры урынбасары Ләйсән Хафизова билгеләвенчә, уку йортлары ярминкәсе яшьләр арасында эшсезлекне кисәтү максатыннан уздырыла. “Яшьләргә хезмәт базарында һәм, беренче чиратта, Зәй районына кирәкле һөнәр сайларга ярдәм итүне төп бурыч итеп куябыз”, - диде ул. Мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Миләүнә Вәлиәхмәтова дөрес һөнәр сайлауның тормышта бик әһәмиятле булуы хакында ассызыклады. Ярминкәне ачу тантанасында Казан дәүләт мәдәният институты студентлары чыгыш ясады. Ярминкә тәкъдим итү һәм мастер-класслар форматында узды. Һәр уку йорты өчен аерым бүлмә бирелгән иде. Укучылар уку йорты вәкилләре белән аралаша, сорауларын юллый ала алды. Мәшгульлек хезмәте белгечләре тарафыннан һөнәри юнәлеш буенча аерым эш зонасы оештырылган иде. Теләгән һәркем профтест уза алды. Моннан тыш, укучылар эш бирүчеләр белән аралашты, белгечлекләр турында кызыксынды һәм хезмәт шартлары белән танышты.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Милли көрәш буенча ТР атказанган тренеры Азат Хәйруллин истәлегенә көрәш буенча беренчелек узды
11 апрельдә "Старт" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Зәй" спорт мәктәбе тарафыннан милли көрәш буенча ТРның атказанган тренеры Хайруллин А.А. истәлегенә уздырылган беренчелек үтте.
"ЯШЬЛЕК " командасы — хоккей буенча ТР беренчелеге җиңүчесе
8-10 апрель көннәрендә «Олимп» ЛДСында (Мамадыш шәһәре) 2014 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабы узды.
10
апрель, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы
Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз