ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2019 ел
җомга
Зәй муниципаль районында «Аеклык ноктасы» дигән алкоголь бәйлелеге булган пациентларны дәвалау буенча республика комплекслы психофармакология проектын гамәлгә ашыруда катнашуның ярты еллык йомгаклары ясалды.

4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Зәй районында эшсез гражданнарга хезмәт базарында социаль яраклашу һәм психологик ярдәм күрсәтү буенча дәүләт хезмәтен оештыру эше төгәлләнде. Тренингларны халык мәшгульлеге үзәге “Эрудит-Селдом” шәхси белем бирү учреждениесе белән берлектә уздырды.
Питрау бәйрәме 12 нче июль көнне Кашкатау итәгендә узачак. Ул кичке с.5 тә төп бәйрәм сәхнәсендә керәшен фольклор коллективлары чыгышы белән башланып китәчәк.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ел саен массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен “Минем җирем – Россия» иҗат конкурсына старт бирә. Ул беренче мәртәбә 2014 елда уза, шушы вакыт эчендә шул конкурс аша илебезнең барлык төбәкләреннән Россия авылын популярлаштыруга һәм актуаль проблемаларга игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән 15 меңнән артык мәгълүмати проект узды. Аларның йөзләгәне акчалата премияләргә лаек булды.
3 июль көнне Зәй шәһәренең «Энергия» стадионында 2007 елда туган яшүсмерләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең «Б» дивизионы 1 турының йомгаклау уены узды.

3
июль, 2019 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасында КФҮ агымдагы ел башында салым органында исәпкә кую һәм салым түләүченең шәхси номерын бирү буенча хезмәт күрсәтә башлады. Беренче биш айда «Минем документлар» офисларына 7 меңнән артык гариза бирүче мөрәҗәгать иткән.
Репортер алып баручыдан нәрсәсе белән аерыла, журналист булып эшләр өчен кайда һәм күпме укырга кирәк, социаль челтәрләрдә эшләү. Зәй районының “Йолдызлык” лагеренда ял итүче балаларның бу һәм башка сорауларына бүген теле һәм радио алып баручысы Альбина Асылгәрәева җавап бирде.
2 нче июльдә шәһәр мәдәният йортында Мирный бистәсе мәктәп яны һәм клуб яны лагерьларына йөрүче балалар өчен “Җир шарындагы биюләрне биибез” дип аталган кичә уздырылды.
Традиция буенча, “Питрау чибәре” өчен кызлар 12 июльдә Питрау бәйрәмендә көч сынашачак. Бәйге шартлары буенча анда 16-28 яшьлек кызлар катнаша ала, алар керәшен костюмнарыннан булырга, үз халкының бәйрәмнәре, гореф-гадәтләрен белергә тиеш.
Зәй халык мәшгульлеге үзәге тарафыннан “Пешекче” юнәлеше буенча һөнәри белем алуга җибәрелгән 9 эшсез граждан теоретик белемнәрен гамәлдә сыный. Бу эштә аларга балалар бакчаларында эшләүче осталар ярдәм итә. Булачак пешекчеләр хезмәт практикасы барышында заманча технологияләр белән, азык-төлек чыгымнарын исәпләү һәм башка күптөрле нечкәлекләр белән таныша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International