Булачак пешекчеләр Зәй шәһәре балалар бакчаларында хезмәт практикасы уза

2019 елның 3 июле, чәршәмбе
Зәй халык мәшгульлеге үзәге тарафыннан “Пешекче” юнәлеше буенча һөнәри белем алуга җибәрелгән 9 эшсез граждан теоретик белемнәрен гамәлдә сыный. Бу эштә аларга балалар бакчаларында эшләүче осталар ярдәм итә. Булачак пешекчеләр хезмәт практикасы барышында заманча технологияләр белән, азык-төлек чыгымнарын исәпләү һәм башка күптөрле нечкәлекләр белән таныша. Остазлар ярдәмчеләреннән канәгать. Алар сүзләренчә, гадәттә, практика узучылар дулкынлана, шикләнеп кенә эшли, ә әлеге төркем иң авыр эшкә дә алына. “Кыңгырау” бакчасында практика узучы Любовь Шамурзаева да остазы Рима Ханнанова биргән эшне оста башкара, ризык әзерләүдә катнаша. Алда әле курсантларның тагын бер ай укыйсы бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International