Яшьләр көне 29 июньдә Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркның икенче чиратында узды. Бәйрәм чаралары 17.00 сәгатьтә интерактив мәйданчыклар эше белән башланды. Биредә кунаклар дуслары һәм яшьтәшләре белән вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрә алдылар: күнегүләр, ярышларда катнаштылар, уеннар уйнадылар, бии һәм рәсем ясый алдылар, балалар өчен балалар шәһәрчеге эше оештырылды.