Зәй кызларын “Питрау чибәре -2019” бәйгесендә катнашырга чакыралар

2019 елның 3 июле, чәршәмбе
Традиция буенча, “Питрау чибәре” өчен кызлар 12 июльдә Питрау бәйрәмендә көч сынашачак. Бәйге шартлары буенча анда 16-28 яшьлек кызлар катнаша ала, алар керәшен костюмнарыннан булырга, үз халкының бәйрәмнәре, гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Аларның һәркайсы визит карточкасы әзерләп – үзе турында, шөгыле-мавыгулары турында сөйләп, жюрига милли ашлар тәкъдим итәргә тиеш була. Бәйге нәтиҗәләре буенча бары бер кыз гына “Питрау чибәре” исеменә лаек булачак. Ә калган кызлар аерым номинацияләрдә бәяләнәчәк. Алар арасында иң сөйкемле, талантлы, акыллы, милли, уңган кызны билгеләчәкләр. Гаризалар 5 июльгә кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон : 2-85-15
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International