Шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре “Җир шарындагы биюләрне биибез” кичәсен оештырды

2019 елның 3 июле, чәршәмбе
2 нче июльдә шәһәр мәдәният йортында Мирный бистәсе мәктәп яны һәм клуб яны лагерьларына йөрүче балалар өчен “Җир шарындагы биюләрне биибез” дип аталган кичә уздырылды. Кичәдә катнашучылар ике командага бүленеп, аларга төрле халык биюләрен башкарырга биермнәр бирелде. Чара барышында көйләр алышынып, биючеләр әлеге музыкага ияреп китте. Алар татар, рус, шәрыкъ, әзербайҗан, япон биюләрен башкарды, ә соңыннан бию флешмобы оештырылды. Җиңүчеләр дә билгеләнде, алар татлы призлар белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International