«Дөньяга «аек» караш…»

2019 елның 5 июле, җомга
Зәй муниципаль районында «Аеклык ноктасы» дигән алкоголь бәйлелеге булган пациентларны дәвалау буенча республика комплекслы психофармакология проектын гамәлгә ашыруда катнашуның ярты еллык йомгаклары ясалды. Әле 2018 елда ук район әлеге технологияне гамәлгә кертү буенча эксперименталь мәйданчык булган иде. С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә базасында «түгәрәк өстәл» артында районның профилактика системасы органнары вәкилләре һәм ведомствоара социаль патронажда торучы гаиләләрдән 9 ата-ана җыелды. Очрашуда узган ел проектның максатчан төркеменә кергән һәм 2019 елда тернәкләнү узарга теләк белдергән хатын-кызлар катнашты. Очрашу башында чакырылганнар үзләрен киеренке тоттылар, ләкин әңгәмә барышында хатын-кызлар «ачыла» барды һәм сөйләшүгә кушыла башлады. Җылы дустанә шартларда чәй табыны артында һәркем үзе турында сөйләде, исерткеч куллану аркасында барлыкка килгән проблемалары белән уртаклашты: эш югалту, ТКХ өчен җыелган бурыч, балигъ булмаган балалар агрессиясе, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре бозылу, аларның хокук бозулары аркасында барлыкка килгән проблемалар... Проектта катнашу турындагы тәкъдим күп кенә хатын-кызларда шик уяткан иде. Әмма бүгенге көндә аларның күбесе профессионаллар ярдәме белән авыр тормыш хәлен, өлешчә үз проблемаларын хәл иттеләр. Шунысы куанычлы, барлык хатын-кызларда да алкоголь куллануда ныклы ремиссия билгеләп үтелә. Чара барышында Түбән Кама муниципаль районының наркология диспансеры базасында реабилитация узу, торак-көнкүреш шартларын яхшырту, яңа эшкә урнашу һәм акча эшләргә теләү, уртак гаилә ялы һәм балаларны өстәмә белем бирү түгәрәкләренә билгеләү, үз балаларын югалтудан курку һәм башка мәсьәләләр турында мәгълүмат яңгырады, хатын-кызларда күп әйберләргә «аек караш» барлыкка килде. Катнашучылар алдында район үзәк дәваханәсе клиник психологы чыгыш ясады, ул катнашучыларга эчкечелек нәрсә ул, аның кеше организмына тискәре йогынтысы, акрынлап барлыкка килә торган бәйлелек, дәвалау этаплары турында сөйләде. «Хатын-кызлар алкоголизмын профилактикалау» түгәрәк өстәл эше ахырында катнашучылар игътибарына бала туу турында видеоролик тәкъдим ителде. Катнашучылар алдында районның профилактика системасы вәкилләре чыгыш ясады (Опека, Социаль яклау, балигъ булмаганнар эшләре һәм спорт бүлеге, прокуратура, хастаханә һәм башкалар). «Аеклык ноктасы» проектының төп юнәлеше - ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүне булдырмау һәм гаиләне саклау юлы белән балигъ булмаганнарның һәм аларның ата-аналарының тормыш сыйфатын күтәрү иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International