Танылган телевидение журналисты Зәй районы балалары өчен мастер-класс уздырды

2019 елның 3 июле, чәршәмбе
Репортер алып баручыдан нәрсәсе белән аерыла, журналист булып эшләр өчен кайда һәм күпме укырга кирәк, социаль челтәрләрдә эшләү. Зәй районының “Йолдызлык” лагеренда ял итүче балаларның бу һәм башка сорауларына бүген теле һәм радио алып баручысы Альбина Асылгәрәева җавап бирде. Республиканың танылган журналисты белән очрашу Зәй халык мәшгульлеге үзәге алып барган һөнәри юнәлеш кысаларында узды. “Тормышта яраткан эш белән шөгыльләнү бик мөһим. Без сезгә һөнәр сайлауда ярдәм итәргә, төрле профессияләр белән таныштырырга телибез”, - дип белдерде мәшгульлек үзәге директоры урынбасары Ләйсән Хафизова чара ачылышында. Очрашу әңгәмә формасында узды. Балалар спикерга кызыксындырган сорауларын бирде, журналист эше турындагы күзаллаулары белән уртаклашты. Әңгәмә барышында Альбина Асылгәрәева телевидение һәм радиода эшләүнең үзенчәлеге турында сөйләде, уңыш сере белән уртаклашты. “Мин инде алтынчы сыйныфта укыганда алып баручы булырга теләвемне белә идем. Үз максатыма бардым”, - диде ул. Аралашу журналистика турында сөйләшү белән генә чикләнмәде. Балалар киләчәктә кем булырга теләүләре турында сөйләде. “Аралашудан соң хәзерге балаларның һөнәрләр турында икенчел күзаллауда булуларын аңладым. Әйтик, медиа кыр өчен – бу кадр резервы туплау өчен әйбәт мөмкинлек. Алар журналистиканы икенче төрле күрә”, - дип фикерләре белән уртаклашты Альбина Асылгәрәева. – “Балалар әле рәсми рәвештә профессия буларак расланмаган һөнәрләр сайлый”. Аның сүзләренчә, мондый очрашулар үсеп килүче буын белән эш юнәлешен билгеләргә мөмкинлек бирә, ә балалар белгеч киңәшен ала ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International