Зәйдә эшсез гражданнарга психологик ярдәм күрсәтү һәм социаль адаптация буенча тренинглар тәмамланды

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе
Зәй районында эшсез гражданнарга хезмәт базарында социаль яраклашу һәм психологик ярдәм күрсәтү буенча дәүләт хезмәтен оештыру эше төгәлләнде. Тренингларны халык мәшгульлеге үзәге “Эрудит-Селдом” шәхси белем бирү учреждениесе белән берлектә уздырды. Әлеге хезмәтләрнең максаты – гражданнарга эшне мөстәкыйль рәвештә эзләргә, резюме төзергә, эшлекле имидж тудырырга һәм үз-үзеңне тәкъдим итәргә өйрәтү, моннан тыш, һөнәри һәм социаль үсешкә комачаулаган психологик каршылыкларны җиңү. Һәр юнәлеш буенча тренинглар төркемнәр өчен оештырылды, хезмәтләрне алтмышар кеше алды, шулай ук сәламәтлекләре буенча чикләүләре булган кешеләр өчен һәр юнәлеш буенча шәхси трениглар уздырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International