Зәйнең яшь футболчылары чираттагы җиңү яулады

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе
3 июль көнне Зәй шәһәренең «Энергия» стадионында 2007 елда туган яшүсмерләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең «Б» дивизионы 1 турының йомгаклау уены узды. Анда Зәй шәһәренең «Барс» һәм Яр Чаллы шәһәренең «Төзүче» командалары очрашты. Очрашу «Барс» командасы файдасына 2: 1 исәбе белән тәмамланды. Команданың тренеры-Бикмеев Ринат Рәис улы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International