Бүген Зәйдә Олимпия уеннары чемпионы Евгений Давыдов призына хоккей буенча Бөтенроссия турниры ачылды. Ачылу тантанасында район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, район башлыгы урынбасары Акатьев Валерий Григорьевич, Олимпия уеннары чемпионы Давыдов Евгений Витальевич, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чапков Александр Владимирович, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Әшрапов Илфат Зиннур улы катнашты. Зәйдә турнир инде тугызынчы тапкыр уза.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов ишегалды территорияләрен карап чыкты. Графикка Ленин урамы, 29, 31, Ленин урамы, 23а, Октябрь урамы, 1б, Ленин урамы, 2, 24, Нефтьчеләр проспекты, 27, 30,32,42, Казан урамы, 4-4а, Рәфыйков урамы, 4, 6, Медицина урамы, 36-38, Клуб урамы, 9,11 йорт ишегалды территорияләре кертелгән иде, аларда төзекләндерү эшләре алып барыла.
Татарстан Республикасында урып-җыю башланганнан бирле 2,25 млн. тонна ашлык җыелды. Бер атна эчендә генә дә 1,0 млн. тонна ашлык җыеп алынды. Бу хакта шимбә көннне уздырылган Хөкүмәт киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.