Зәйдә Россия дәүләт әләме көненә багышланган танып –белү чарасы узды

2019 елның 26 августы, дүшәмбе
24 август көнне Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта С. Рафиков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре Россия Дәүләт флагы көненә багышланган танып-белү дайджесты үткәрделәр. Зәй шәһәренең 4,6 мәктәпләре 2-6 сыйныф укучылары Россия триколоры барлыкка килү тарихыннан кызыклы фактлар белделәр. Петр I не Россия флагының әтисе дип саныйлар, 1705 елда аның боерыгы белән рус сәүдә судналарында ак-зәңгәрсу кызыл әләм күтәрелә. Патша үрнәкне үзе ясаган, полосаларның тәртибен билгеләгән. Танып-белү әңгәмәсеннән соң балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, Россия символлары турында табышмаклар чиштеләр, Л.П.Семерякова аккомпанементына кушылып җырлар җырладылар. Укучылар «Россия Флагы – безнең горурлыгыбыз»дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбият белән бик теләп һәм зур кызыксыну белән таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International