Урсай һәм Яңа Спас авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды

2019 елның 26 августы, дүшәмбе
Районның Урсай һәм Яңа Спас авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары муниципаль район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында узды, ул халыкны 2019 елның беренче яртыеллыгында Зәй муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 елның икенче яртыеллыгына перспективалары белән таныштырды. Үз чиратында, Урсай һәм Яңа Спас авыл җирлекләре башлыклары Н.А.Гатина һәм А.С. Быля узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча халык алдында хисап тоттылар һәм агымдагы чорга перспектив юнәлешләр белән таныштырдылар. Утырышта гражданнарның үзара салым акчаларын куллануга, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыруга аерым игътибар бирелде. Авыл җирлекләрендә оператив хәл турында, Эчке эшләр министрлыгының участок уполномоченныйлары башлыгы урынбасары В.Н.Попов сөйләде. Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү турында район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты М.Х. Рәхимов сөйләде. Халыктан торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы берничә сорау алынды. Гражданнар җыеннарына муниципаль район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International