Зәйдә терроризмга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды

2019 елның 27 августы, сишәмбе
2019 елның 27 августында администрациянең зур залында район башлыгы Р. Г. Кәримов рәислегендә терроризмга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында Зәй муниципаль районы территориясендә «Татарстан Республикасы көне», «Шәһәр көне», «Белем көнен», шулай ук 2019 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларны, өстәмә сайлауларны әзерләү һәм үткәрү барышында бәйрәм чаралары комплексы каралды һәм расланды. Чаралар уздыру объектларының һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итү буенча, кирәкле чаралар комплексын Зәй районы буенча Эчке эшләр бүлеге башлыгы А.Н. Фәсхетдинов җиткерде. Янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү зарурлыгы һәм пиротехника куллану тәртибе турында, Зәй районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы А.Б. Пичкалов искә төшерде. «Зәй водоканалы» ҖЧҖ һәм «Челтәр компаниясе» АҖ НКЭС Зәй филиалы объектларының террорчылыктан саклануы торышы белән мәгариф идарәсе башлыгы Л.Р. Печина таныштырды. Утырышта шулай уку, Бохарай һәм Югары Пәнәче авыл җирлекләрендә терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча күрелә торган чаралар турындагы мәсьәләләр дә каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International