Куш-Елга авылы халкына «Ашыт җыены» бәйрәмен үткәрделәр

2019 елның 27 августы, сишәмбе
24 августта Куш-Елга (Ашыт) авылында традицион "Ашыт җыены" булып узды. Бәйрәм авыл имамы Сөләйман хәзрәтнең вәгазьләре белән башланып китте. Традиция буенча бу чара 7 ел рәттән уза инде һәм район әһәмиятендәге статус алды. Бу бәйрәм авыл халкының бизәге булып тора. Бәйрәм театральләштерелгән тамашалар һәм эстрада артистлары чыгышлары белән уза. Бүгенге бәйрәмнең хөрмәтле кунагы-Татарстан Республикасының халык артисты Илгиз Закиров, шулай ук композитор Илсур Шиһапов булды. Бу чарада ел саен Кадер, Әхмәт, Яңа Биш, Бура-Киртә, Бигеш авыл клублары хезмәткәрләре дә актив катнаша. Сарык итеннән традицион пылауны пешерү дә күңелле вакыйга булды. Авыл тормышы эшчәнлегендә актив катнашүчыларга дипломнарда тапшырылды. "Ашыт җыены" Куш-елгалыларның үзенчәлеге һәм горурлыгы булып тора, һәм аны үткәрү йоласы буыннан - буынга күчәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International