Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Марат Әхмәтов: Татарстанда урып-җыюның экваторы узды, барлык мәйданның 51%ы җыелды, ул - 728 мең га
2019 елның 26 августы, дүшәмбе
Татарстан Республикасында урып-җыю башланганнан бирле 2,25 млн. тонна ашлык җыелды. Бер атна эчендә генә дә 1,0 млн. тонна ашлык җыеп алынды. Бу хакта шимбә көннне уздырылган Хөкүмәт киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Үз нотыгында Марат Әхмәтов бу атнаның урып-җыю эшләрен башкару өчен уңай булуын билгеләп үтте. Бу көннәрдә тәүлеккә 150 тоннадан артык ашлык җыелды. «Иртәнгә урып-җыюның экваторы узды, мәйданның 51%ы җыелды, бу - 728 мең га, - диде Марат Әхмәтов. - Бер гектардан уртача уңыш - 30,9 центнер, бу 2018 елга караганда 4,3 центнерга күбрәк. Иң югары урып-җыю темплары Зәй районында, анда 61% мәйдан җыелган, 105 мең тонна ашлык суктырылган, Нурлат районында - 65%, Әлки районында - 68%». Бер гектардан уртача уңыш 6 районда 40 центнердан артып китә, болар - Зәй, Тукай, Минзәлә, Мамадыш, Сарман, Актаныш районнары. Бер атна эчендә республикада 340 мең га мәйданда ашлык җыелды, ягъни фараздан 24%, диде Марат Әхмәтов. Ютазы районы бер атна эчендә 30% мәйданны җыйды, Актаныш, Азнакай - 25әр%; Лениногорск, Лаеш, Бөгелмә, Түбән Кама районнары - 24әр%. Тәнкыйть зонасында – республиканың төньяк районнары, диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, әлбәттә, бу урып-җыюны соңга калып башлауга бәйле «урып-җыю җыюдагы коры саннар артында меңнәрчә безнең авыл хезмәтчәнәренең хезмәте, шул исәптән комбайнчыларныкы, - диде Марат Әхмәтов. – Комбайнчыларны кызыксындыру өчен, узган еллардагы кебек, республикада “Иң яхшы комбайнчы” Президент конкурсы игълан ителде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы 500 премия каралуы турында әйтте, аның гомуми суммасы 25 млн. сум тәшкил итә, шуннан 280 премия 4 төркем комбайннар буенча иң күп ашлык суктырган өчен биреләчәк; 20 премия - иң күп чаптырылган мәйдан буенча; 200 премия район эчендә җиңүчеләр өчен. Хәзерге вакытта конкурста 1110 комбайнчы катнаша. Аз куәтле КЗС-812 комбайнында Ютазы районының “Таң” ҖЧҖеннән Ринат Галиев һәм Лаеш районының «Нармонка» АФыннан Илнар Хәсәнов алда баралар - 993 һәм 723 тонна. 230дан 300 ат көченә кадәрге комбайннар алда баручылар - Радик Гафуров – Нурлат районының «Южная» АФ хезмәткәре «Акрос-530» комбайнында 1,6 мең тонна суктырган, Шәйхенур Миңникаев - АФ «Зәй шикәре» АФыннан «Нью Холланд» комбайнында - 1,6 мең тонна. Югары җитештерүчәнлекле комбайннар төркемендә алдынгыларның икесе дә Нурлат районының «Сөләйманов» КФХыннан. «Тукано-430»да Әнәс Сәлахов 2,6 мең тн. суктырган, Роберт Абдрахманов – 2,6 мең тн. 4 нче төркемдә - Щербаков Петр - Балык Бистәсе районының «Логос» ҖЧҖеннән «Лексионе-670» комбайнында - 2,5 мең тн. Илдус Фәтхуллин – Зәй районының «Восток» АФыннан - «Торум-750»дә - 2 мең тн. Ашлыкны чаптыруда: «МакДон»да лидерлар – Айрат Котдусов – Арча районының «Ак Барс» АКыннан – 1,4 мең га; Сәлман Шакиров – Сарман районының «Нөркәй» АФыннан – 1,3 мең га; Яганев Александр – Әлки районының «Хузангай» ҖЧҖеннән – 1,1 мең га. Марат Әхмәтов, ярышларга мөмкин кадәр күбрәк катнашучыларны җәлеп итәргә, шулай ук моңа лаек механизаторларны кыерсыту очракларын булдырмаска кирәк, дип, хуҗалыклар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветеранын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар
9 Май бәйрәме алдыннан район башлыгы Р.Г. Кәримов Бөек Ватан сугышы Ветераны Леонид Яковлевич Мачтаков белән очрашты.
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия.
Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана.
27
апрель, 2026 ел
Махсус балалар-үзенчәлекле алым: Зәйдә "Күңел халәте-сәламәтлекләре чикле балаларга ярдәм" проекты кысаларында чара узды
25 апрельдә балалар музыка мәктәбендә «Татарстан – Яңа гасыр»- республика иҗтимагый хәрәкәтенең күчмә чаралар циклы кысаларында «Күңел халәте - сәламәтлекләре чикле булган балаларга ярдәм» дип аталган мөһим вакыйга булып узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз