Район башлыгы Р.Г. Кәримов бүген Икътисади Советның чираттагы утырышын үткәрде. Көн тәртибе буенча «ЖилЭнергоСервис-Зәй» ҖЧҖнең 2019 елның 1 яртыеллыгы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2019 елга перспектив планнары турында доклад тыңланды. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында мәгълүматны «ЖилЭнергоСервис – Зәй» ҖЧҖ директоры Тихонов Георгий Владимирович җиткерде. «ЖилЭнергоСервис – Зәй» ҖЧҖ предприятиесе 2004 елның сентябреннән Зәй шәһәре һәм Зәй районының күпфатирлы торак йортларында йорт эчендәге электр челтәрләренә техник хезмәт күрсәтә. Оешма шулай ук түбәндәге эш төрләрен башкара: торак йортларны электр белән тәэмин итү системасына капиталь ремонт, электромонтаж эшләре, электр энергиясен исәпләү приборларын урнаштыру һәм аларга пломба кую, фатир эчендәге электр челтәрләрен техник тикшерү, фатир эчендәге электр челтәрләрен ремонтлау, шул исәптән Зәй районында урам утларын торгызу. Докладчы чыгышыннан соң, Икътисади Совет әгъзалары үзара фикер алыштылар. Утырышка йомгак ясап, район башлыгы Р.Г. Кәримов нәтиҗәле эшләре өчен оешма җитәкчесенә рәхмәт белдерде һәм эшләрендә уңышлар теләде.