ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе
16 сентябрьдә “Энергия” стадионында 2006 – 2007 һәм 2008 елларда туган яшүсмерләр арасында тренер Илдус Сөнгатуллин истәлегенә багышланган футбол буенча ачык беренчелек старт алды.

18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 19 сентябрьдә республика территориясендә һава торышының кинәт үзгәрү куркынычы турында кисәтә: күбесенчә Татарстанның көньяк һәм көнчыгыш районнарына кагыла, урыны белән яшенле, бик көчле, кар катыш яңгырлар яварга мөмкин, җилнең тизлеге минутына 15 – 20 метр, вакыты-вакыты белән 22 – 27 метрга да җитүе ихтимал.
Күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол иҗатына багышланган республикакүләм чара быел районда җиденче мәртәбә оештырылды. Быел да ул Имәнлебаш авылында үтте.

17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе
Бүген Зәйдә “ЭкоЯз- 2019” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе башлыгы Алексей Лобанов тапшырды.

16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе
Зәй районында пенсия яшенә җитеп килүче эшләүче гражданнар өчен консультация чаралары дәвам итә.
“Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, социаль педагоглары һәм психологлары тарафыннан оештырылган чаралар комплексы узды.
13 – 15 сентябрьдә Бөгелмә шәһәрендә 2002-2003, 2005-2006 һәм 2006-2007 елларда туган чаңгычы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы җәйге шәхси беренчелеге узды.
12-15 сентябрьдә Аксубай бистәсендә 2005 елда туган яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды, ярышларда барлыгы 9 команда катнашты.
10-15 сентябрь көннәрендә Актаныш авылында XI җәйге авыл спорт уеннарының «Авыл яшьләре»финал ярышлары узды.
13 сентябрьдә Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда гениаль пумала остасы - танылган рәссам Виктор Хрулев ТР Рәссамнар берлегенә керүенең 20 еллыгы уңаеннан “Мин янә сезнең белән” дип аталган шәхси күргәзмәсен оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International