Зәйдә тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссиянең чираттагы күчмә утырышы узды

2019 елның 20 сентябре, җомга
Зәйдә тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссиянең чираттагы күчмә утырышы узды. Комиссия составына башкарма комитет вәкилләре, мәшгульлек үзәге, салым хезмәте, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре керә. Комиссия эше кысаларында профилактик чаралар да үткәрелде. Пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүче җиңел автомобиль хуҗаларына “Һөнәри керемгә салым” махсус салым режимы турында аңлатмалар бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International