Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй шәһәрендә язучы, танылган дәүләт эшлеклесе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы белән очрашу узды
2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе
Кичә Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә күренекле шагыйрь, драматург, язучы, дәүләт эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге, Муса Җәлил исемендәге дәүләт, республика премияләре лауреаты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, Россия гуманитар фәннәр академиясе почетлы академигы, Татарстан язучылары берлеге әгъзасы, ел саен үткәрелә торган “Ел китабы” республика конкурсына нигез салучы Разил Исмәгыйль улы Вәлиев белән "Иҗади дәрткә, сәяси дәрманга ия шәхес” дип исемләнгән очрашу кичәсе үтте. Очрашуда аның шигырьләре, шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Аларны кичәдә катнашучылар күңеленә барып җитәрлек итеп китапханә, “Энергетик” мәдәният сарае хезмәткәрләре башкарды. Мәртәбәле кунакка багышланган чарада муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Валерий Акатьев, Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов һәм башка рәсми затлар катнашты. Район башлыгы үзәк китапханәгә капиталь төзекләндерү үткәрүдә үзеннән зур өлеш керткәне өчен, Разил Вәлиевкә райондашлар исеменнән зур рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хаты тапшырды. Разил әфәнде очрашуда катнашучыларга үзенең тормыш юлы, иҗади эшчәнлеге, киләчәккә булган проектлары турында мавыктыргыч итеп сөйләде һәм чарада катнашучыларның күп санлы сорауларына җавап бирде. Разил Вәлиев кебек танылган шәхесләр белән очрашу зәйлеләрнең күңелендә озак сакланыр.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Зәйдә бу сезонда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Зәйдә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны тәмамланачак. Йомгаклау сәүдәсе «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда җомга көнне, 1 майда узачак һәм Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланачак.
Эколяталар көне
«Тату гаилә» балалар бакчасында экологик маҗара узды, ул Бөтенроссия Эколята көненә багышланды.
Зәйдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды
28 апрельдә С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чараның кунагы - Татарстан Республикасының атказанган артисты, шагыйрә, «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле артисты Елена Данилова-Григорьева.
28
апрель, 2026 ел
Район башлыгының ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне белән котлавы
Хөрмәтле ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз