Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
«Авылда эшли башлаганның беренче елында ук миллион сум»: Татарстанда Яшь эшкуар (яңа эш башлаучы фермер) мәктәбе эшли башлады
2019 елның 20 сентябре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Яшь эшкуар (яңа эш башлаучы фермер) мәктәбе кысаларында Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәл узды. Очрашу барышында агросәнәгать комплексы өлкәсендәге яшь белгечләр өчен үсеш перспективалары турында фикер алыштылар. Яшь эшкуар мәктәбенең «Агростартап» сменасына Казан аграр университетыннан, Ветеринария академиясеннән һәм Кооператив институтыннан 60 студент җыелды. Өч көн эчендә яшьләр бизнесны планлаштыру, нәтиҗәле бизнес-план төзү нигезләренә өйрәнәчәкләр һәм авылда яшьләргә ярдәм итү программалары турында беләчәкләр. Уку кысаларында бизнес-тренинглар, түгәрәк өстәлләр һәм Татарстанда уңышлы эшләүче фермерлар хуҗалыкларына бару планлаштырыла, бу хуҗалыкларда фермерлар үз тәҗрибәләре белән таныштырачаклар һәм тыңлаучыларның сорауларына җаваплар бирәчәкләр. Мәктәп кысаларында шулай ук бизнес-проектлар конкурсы узачак, җиңүче үз продукты бренды өчен полиграфия хезмәтләре күрсәтелүгә 30 000 сум күләмендә сертификат алачак. Бу хакта, чара ачылганда, “Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе” (АМО) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Шувалова сөйләде. Ул, мәктәпне узганнан соң, яшьләрнең Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантларына документлар бирә алуына мисаллар китерде, бу хуплангач, яшьләр үз бизнесларын башлый алалар. Үз чыгышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, залда утыручы яшьләргә мөрәҗәгать итеп, аларның күбесенең үз язмышын аграр секторда эшләү белән бәйләргә ниятләүләре турында әйтте һәм сез – булачак эшкуарлар, диде ул. Министр урынбасары катнашучыларның игътибарын яшь фермерларга бирелә торган дәүләт ярдәменә һәм авылларны яшәү өчен уңайлы итеп үзгәртүгә, шулай ук куз хезмәтен автоматлаштыруга юнәлтте. «Барлык катнашучыларга яшь эшкуар мәктәбе программасы кысаларында нәтиҗәле эшләүне һәм алга таба үз идеяләрегезне уңышлы тормышка ашыруыгызны телим. Теләсә нинди сорау белән Министрлыкка мөрәҗәгать итә аласыз. Без сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер», - дип өстәде Марсель Мәхмүтов. Аннары яшьләрне үстерү өчен тудырыла торган шартлар турында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова сөйләде. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге директоры урынбасары Ренат Мамаевның кайда тизрәк миллион сум акча эшли башлау мөмкинлеге булуы турындагы чыгышы катнашучыларда зур кызыксыну тудырды. Моңа каршы яшьләр бертавыштан, авылда мөмкин, дигән фикергә килделәр, чөнки авылда ресурс мөмкинлекләре әле тулысынча үзләштерелмәгән. Ренат Мамаев шулай ук яшьләргә үз проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә һәм 1 ел эчендә миллион сум акча эшләргә мөмкинлек бирә торган эшләнгән үрнәк бизнес-карарларны бирергә әзер булуын белдерде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Зәйдә бу сезонда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Зәйдә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны тәмамланачак. Йомгаклау сәүдәсе «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда җомга көнне, 1 майда узачак һәм Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланачак.
Эколяталар көне
«Тату гаилә» балалар бакчасында экологик маҗара узды, ул Бөтенроссия Эколята көненә багышланды.
Зәйдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды
28 апрельдә С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чараның кунагы - Татарстан Республикасының атказанган артисты, шагыйрә, «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле артисты Елена Данилова-Григорьева.
28
апрель, 2026 ел
Район башлыгының ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне белән котлавы
Хөрмәтле ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз