Цифрлы телевидениегә күчү бара

2019 елның 20 сентябре, җомга

Татарстанда әкренләп аналог эфир телетапшыруларыннан цифрлы телевидениегә күчү бара. Цифрлы телевидениегә күчкән районнар халкы кабул итү сигналларының сыйфатын бәяләргә өлгерде инде. Татарстан Республикасында аналог эфир телетапшыруларын сүндерүгә бер айдан да ким вакыт калып бара. 2019 елның 14 октябреннән искесенә алмашка цифрлы телетапшырулар килә. Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, цифрлы эфир телетапшыруларын хәзер дә карарга була. Шунысын искәртү дә мөһим,телетапшырулар картиналарының сыйфаты югары, каналлар саны да күбрәк. 2012 елдан соң чыгарылган заманча телевизорларга цифрлы сигналларны кабул итү өчен антенна гына кирәк. Ә иске модельләр өчен өстәмә цифрлы приставка кую зарур. Аны электроника кибетләрендә яки почта бүлекләрендә сатып алырга мөмкин. Кабельле ТВ абонентлары сайлый ала: 20 каналы бушка булган цифрлы сигналларга күчәргәме яки барысын да искечә калдырыргамы? Җиһазларны көйләү өчен районнарга махсус укулар үткән волонтерлар җибәреләчәк. Дәүләт республиканың кайбер категория гражданнарына үз ярдәмен күрсәтәчәк. Аерым, цифрлы сигналлар тотмый торган зонада яшәүче җан башына уртача кереме у яшәү минимумының 1,5 мәртәбәсеннән дә ким булган гражданнарга, кереме яшәү минимумыннан ким булган күпбалалы гаиләләргә, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә, кереме 20000нән ким булган 70 яшьтән өлкән ялгыз кешеләргә, инвалидларга антенна һәм приставка өчен 1000 сум күләмендә компенсация бирелә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International