5000нән артык зәйлене үзенә тартты

2019 елның 21 сентябре, шимбә
21 сентябрьдә Зәйдә “Татарстан кроссы 2019” республика акциясе кысаларында массакүләм спорт чарасы утте. Гаммәви спорт бәйрәменең максаты – халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, зәйлеләрне физик культура белән даими төстә шөгыльләнүгә тарту. Дөньяда тиңе булмаган элеге вакыйга – массакүләм спорт бәйрәме елдан-ел күбрәк кешене җәлеп итә, анда спорт мастерларыннан алып, өлкән яшьтәгеләргә кадәр теләп катнаша. Быелгы җиңел атлетика бәйрәме 5000нән артык зәйлене үзенә җыйды. Спорт бәйрәмендә район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Валерий Акатьев, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, район Советы һәм башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Бу көнне мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре, мәктәпләр, политехник колледж, предприятие, оешма, авыл җирлекләре, агрофирмалар вәкилләре, спортчылар, зәйлеләр, хәтта кайткан кунаклар стартка басты. Беренчеләрдән булып стартны өлкән яшьтәгеләр алды. Алар артыннан кечкенәләр иярде. Спорт чарасында катнашучыларга старт татар гимназиясе янында бирелеп, финиш “Энергия” стадионында тәмамланды. Авыл җирлекләре, 1нче һәм 5нче мәктәпләр бәйрәмне урыннарда үткәрделәр. Башка еллардан аермалы буларак, быел спортчылар арасында 2500 метрга һәм роллерлы чаңгыларда ярышлар оештырылды, җиңүчеләр бүләкләнде. Стадионда Киокусинкай, Тхэквондо һәм гимнастика белән шөгыльләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышларын, спорт мәйданчыкларында футбол һәм баскетбол буенча шөгыльләрне карарга мөмкин иде. Бәйрәм чаралары кичкә кадәр дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International