Зәйдә «Театрның сихри дөньясы» дип аталган чара узды

2019 елның 20 сентябре, җомга
Үзәк балалар китапханәсендә бүген шул исемдә кызыклы чара узды. Ул «Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни-мәгариф проекты кысаларында оештырылды. Мәдәният дәресендә 2 нче мәктәпнең 1 “А” сыйныфы укучылары катнашты. Анда балалар башкалабыз Казанда нинди театрлар барлыгы, аларның исемнәре турында белделәр, темага кагылышлы табышмакларга җаваплар бирделәр. Зур кызыксыну белән “Театр – талантлы тылсымчы” дип аталган презентация карадылар. Малай-кызларга мәдәни көндәлекләрне ничек тутырырга икәнлеге аңлатылды һәм һәрберсенә таратылды. Соңыннан яшь тамашачылар игътибарына юл йөрү кагыйдәләренә багышланган курчак театры күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International