Зәйдә кече һәм урта бизнес вәкилләре белән түгәрәк өстәл артында сөйләштеләр

2019 елның 20 сентябре, җомга
Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә булышлык фонды кушуы белән Казанның “ТИСБИ идарә институты” республиканың 12 районында бизнесны үстерү, бизнес алып барганда эшмәкәрләр еш очраша торган анык проблемаларны ачыклау ниятеннән тикшеренүләр алып бара. 20 сентябрьдә “Энергетик” мәдәният сараенда шул уңайдан “түгәрәк өстәл” үтте. Кече һәм урта бизнес вәкилләре анда үзләренә кагылган проблемалар, аларны чишү юллары турында фикерләштеләр, урта һәм кече бизнесны Роспотребнадзор тикшерүләре таләпләренә аеруча игътибар иттеләр. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең территориаль бүлеге башлыгы Ирина Владимировна Хәйруллина элеге мәсьәлә буенча доклад белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International