Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Фәнис Нуриев, «Челтәр компания»се ААҖ һәм «Татэнерго» АҖ генераль директорлары Илшат Фәрдиев, Рәүзил Хаҗиев, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында муниципаль район Советы утырышы узды.
Бүген Зәй ГРЭСның актлар залында 2019 елда күмәк килешүдә каралган йөкләмәләрне үтәү нәтиҗәләре буенча конференция узды. Конференция эшендә «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Хаҗиев Рәүзил Мәгъсүмҗанович, Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Галиевич, Бөтенроссия электр профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Әхүнҗанов Хәлим Юлдашович, Зәй ГРЭСы директоры Токмачев Сергей Александрович катнашты.
14 февральдә "Медицина десанты" республика акциясен ябу булды. Дүрт көн дәвамында Казан дәүләт медицина университеты, Казан медицина колледжы һәм Чуваш дәүләт университетының студент медицина отрядларының унике кешесе Зәй районы халкына медицина, социаль һәм адреслы ярдәм күрсәттеләр.
2020 елның 1 гыйнварыннан каты коммуналь калдыкларны чыгаруга Татарстан Республикасы тарифлар буенча дәүләт комитетының 19.12.2009 ел, № 11-54/ТК карары белән расланган яңа тарифлар гамәлдә була.